news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сәүдә һәм куллану хезмәтләренең элеккеге министры Илдар Тимергазиев вафат

Татарстан сәүдә һәм куллану хезмәтләренең элекке министры Илдар Тимергазиев вафат булды.

Аның үлеменә бәйле Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кайгы уртаклашты.

«Илдар Җәүдәт улы республикабызның сәүдә секторы үсешенә зур өлеш кертте», — диелә ведомствоның телеграм-каналындагы хәбәрдә.

Тимергазиев хезмәт эшчәнлеген 1974 елда РСФСР сәүдә министрлыгының хуҗалык товарларын күпләп сату республика конторасында товар белгече буларак башлый. 1981 елда Казан шәһәренең халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты директоры урынбасары вазифасын били. Татарстан Сәүдә һәм куллану хезмәтләре министрлыгын ул 1997 елның июленнән җитәкли, ике елдан Россия Үсеш һәм сәүдә министрлыгының Татарстан буенча сәүдә, товар сыйфаты һәм кулланучылар хокукларын яклау дәүләт инспекциясе идарәсе җитәкчесе була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100