news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Sany компаниясенә махсус техниканы “КАМАЗ” шасси базасында ясарга тәкъдим иткән

Кытай ягы бу тәкъдимне карарга сүз биргән.

Татарстан Sany компаниясенә махсус техниканы “КАМАЗ” шасси базасында ясарга тәкъдим иткән
president.tatarstan.ru

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Бүген Кытай Халык Республикасына эшлекле сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Чанша шәһәрендә Sany Group төзелеш техникасын җитештерү буенча халыкара компаниянең мәйданын караган.

Рөстәм Миңнехановка махсус техниканың иң яхшы үрнәкләреннән күргәзмә күрсәттеләр, компания тарихы белән таныштырдылар, җыю цехлары буенча сәяхәт оештырдылар, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы Президенты эш күләме һәм компаниянең корпоратив мәдәниятеннән тәэсирләнгән. Хәзерге вакытта компания махсус техниканы “Мерседес” шасси базасында җыя һәм үзе җитештергән шассины да актив кертә. Рөстәм Миңнеханов Sany компаниясе җитәкчелеген Татарстан Республикасына кунакка чакырган һәм компаниягә махсус техниканы “КАМАЗ” шасси базасында бергә җитештерергә тәкъдим иткән. Кытай ягы әлеге тәкъдимне карарга сүз биргән.

Бүген Sany компаниясе бетон, экскаватор, чылбырлы кран, үзйөрешле кран, свайны кагып кертү өчен машиналар, юл-төзелеш техникасы, порт машиналары һәм җил турбиналар белән эшләү җиһазларының киң ассортиментын тәкъдим итә. Sany Groupның эретеп ябыштыру материалларының беренче заводы 1989 оештырылган. Бүген компания глобаль корпорациягә әверелгән. Аның Кытайда биш индустриаль паркы, Америка, Германия, Һиндстан һәм Бразилиядә дүрт тикшеренү һәм җитештерү базасы бар. Компаниянең базар капитализациясе 21,5 млрд АКШ доллары тәшкил итә. Кытай төзелеш машиналары җитештерүчеләре исемлегендә Sany беренче булган. Хәзерге вакытта 150 дән артык илдә Sanyда якынча 40 мең кеше эшли. 

Sany команиясе эшчәнлеге белән танышканнан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай Халык Республикасына эшлекле сәфәре тәмамланган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100