news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан санитария-экология икеайлыгын уздырырга әзерләнә

Әлеге зур масштаблы республика акциясе инде берничә ел дәвамында Татарстан Хөкүмәтенең ныклы күзәтчелегендә тора.

(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Татарстан Республикасында Экология куркынычсызлыгы, табигатьтән файдалану һәм санитария-эпидемиология иминлеге буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.
Утырышта ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев, Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек һәм кеше иминлеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Наилә Фатхуллина, ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Әгъләм Садретдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы муниципаль районнар һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча 2010 елның 1 апреленнән 1 июньгә кадәр санитария-экология икеайлыгын уздыру турында”гы күрсәтмәсе белән бәйле иде. Аның белән ТР Экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Ринат Абдуллин таныштырды. Әлеге зур масштаблы республика акциясе инде берничә ел дәвамында Татарстан Хөкүмәтенең ныклы күзәтчелегендә тора.
Министр Әгъләм Садретдинов билгеләп үткәнчә, бүгенге киңәшмәдә санитария-экология айлыгы буенча мәгълүмат барлык муниципаль берәмлекләргә һәм территориаль идарәләргә җиткерелгән. Агымдагы елның 1 апреленнән, барлык коммуналь хезмәтләрне эшкә тарту һәм территорияләрне җыештыру һәм тиешле булмаган урыннарда барлыкка килгән чүплекләрне юкка чыгару өчен, кулдан килгәннең барысы да эшләнгән.
Министр сүзләренчә, хәзерге вакытта торак-коммуналь хуҗалык секторы алга куелган бурычларны кыска срокларда башкарып чыгарга мөмкинлек бирә торган техника белән җиһазландырылган.
ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, санитария-эколгия икеайлыгына әзерлек максатыннан, башкарма комитетлар җитәкчеләренә территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү буенча чараларга бүгеннән үк керешергә тәкъдим итә. Бу нисбәттән урыннарда махсус штаблар һәм эшче төркемнәре оештырылачак, җаваплы кешеләр билгеләнәчәк. Шулай ук су буйларында, автомобиль һәм тимер юллар кырыйларында, авыл хуҗалыгы кулланылышындагы объектлар тирәсендә, кешеләр күпләп ял итә торган урыннарда, шәхси йортлар урнашкан җирләрдә рөхсәтсез барлыкка килгән чүплекләрне ачыклау һәм аларны юкка чыгару эшләре алып барылачак.
Торак пунктларга, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, дәүләт һәм муниципаль оешмаларга, сәламәтлек саклау, белем бирү һәм мәдәният, спорт, сәүдә, автомобиль кую урыннарына якын урнашкан территорияләрдә башкарылган чистарту эшләренә күзәтчелек тә ителәчәк дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot