news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан санитар-эпидемиологик вәзгыять буенча Комиссия утырышы үтте

Утырышта республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьнең төп мәсьәләләре күтәрелде

(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР Министрлар Кабинеты санитар-эпидемиологик вәзгыять буенча Комиссиянең беренче утырышы үтте. Аны комиссия башлыгы, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов алып барды.
Утырышта республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьнең төп мәсьәләләре күтәрелде. Алар: 2009 елда Татарстанда “Сәламәтлек” өстенлекле проектын халык иммунитетын күтәрү юнәлешендә тормышка ашыру, Татарстанда A(H1N1)/09 гриппы белән авырту һәм аның таралышын кисәтү буенча чаралар күрү.
ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов үзенең кереш сүзендә ассызыклап үткәнчә, бүген утырышта күтәрелгән мәсьәләләр республика өчен бик актуаль. Соңгы елларда республикада халык үлеме 1,4 тапкырга кими. Быелның 8 аена булган мәгълүматка караганда, яңа туган балалар саны күрсәткече 100 мең кешегә - 12,1не, үлем-китемнәр саны 12,8 белән исәпләнә. 2002 елдан башлап, Татарстан полиомиелит авыруыннан азат булган территория статусын йөртә. 4 ел рәттән республикабызда кызамык авыруы бер тапкыр да теркәлми. Дифтерия чире дә безне читләтеп үтә. Шул ук вакытта Татарстанда үпкә чиреннан интегүчеләр саны арта бара. Йогышлы авырулардан барлык үлемнәрнең 70 проценты үпкә чиренә туры килә. Медицина җәмәгатьчелеген тычкан бизгәге авыруының киң таралышы да борчый. Ике ел эчендә бу чир белән авырып китүчеләр саны 8 тапкырга арта. Бүгенге көндә бу авыруны 1000гә якын кеше йоктыра. “Бүген тычкан бизгәге авыруы таралышы - безнең өчен актуаль проблема. Ә бит без бу мәсьәләне чишәргә тиеш. Кыш җитә. Сезонлы грипп ишек кага. Аңа A(H1N1)/09 гриппы да кушыла. Бу вәзгыятьтә без әлеге мәсьәләгә ныграк игътибар бирергә тиеш. 2013 елда узачак Универсиадага әзерлек чорында без котыру авыруын булдырмау турында да уйларга тиеш”, - дип белдерде министр.
РФ Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү Хезмәтенең Татарстан Республикасындагы Идарәсе башлыгы урынбасары Владимир Трифонов үзенең чыгышында “Сәламәтлек” илкүләм проектын халык иммунитетын күтәрү юнәлешендә гамәлгә ашыру барышы белән таныштырды, вәзгыятьне ача торган кайбер саннар китерде. Мәсәлән, 2006-2009 елларда проект кысаларында йогышлы В гепатитыннан 1 миллион 455 мең кеше вакцинацияләнә. Халык иммунитетын күтәрү буенча узыдырылган чаралар нәтиҗәсендә йогышлы В гепатиты белән авыручылар саны 2,5 тапкырга кими. Быел проект кысаларында 195 меңнән артык кешегә В гепатитыннан прививка ясау планлаштырыла. 2006-2007 елларда кызылча авыруыннан 160 мең кеше вакцина ала. 2008 елда, 2007 ел белән чагыштырганда, кызылча авыруы теркәлгән кешеләр саны 4 тапкырга кими. Татарстанда 2010 елга кызамык авыруын бетерү Программасы гамәлгә ашырыла. 2005-2008 елларда кызамык авыруыннан 358 мең кеше вакцинацияләнә. 16 октябрьгә булган мәгълүматка караганда, бу чирдән 23 меңнән артык кешегә прививка ясала.
Владимир Трифонов сүзләренә караганда, республикабызда гриппка каршы чаралар да үткәрелә. Узган ел грипптан 440 меңгә якын кеше вакцинацияләнә. Быел исә 638850 мең кешенең иммунитетын күтәрү күздә тотыла. 16 октябрьгә булган саннарга килгәндә, грипптан 242461 кеше генә прививка ала. Бу – планда каралганның 38 процентын тәшкил итә. Бүгенге көндә белем бирү учреждениеләрендә вакцинаны саклау өчен суыткычлар җитәрлек түгел, диде Владимир Трифонов. Утырышта шулай ук Казанда халыкны вакцинацияләү белән бәйле булган проблемалар да каралды. Министр “Сәламәтлек” илкүләм проектын халык иммунитетын күтәрү юнәлешендә тормышка ашыруны дәвам итәргә кушты һәм Казанда санитар-эпидемиологик вәзгыять буенча үзенең комиссиясен оештырырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100