Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан сәнәгать сәясәтендә нәтиҗәлелек буенча төбәкләр рейтингында беренчелекне яулады
Татарстан сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге буенча Россия төбәкләре рейтингында беренче тапкыр беренчелекне яулады. Нәтиҗәләр «Екатеринбург-ЭКСПО»да ИННОПРОМ халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында әйтелде.
«Станоклар төзү юнәлешендәге эшебез, автосәнәгать, аз тоннажлы химия һәм микроэлектроника турында сөйләмәкче идем. Ләкин сөйләп тормыйм. Бер генә нәрсә телим – төп ставканы «җиңә» алуыбыз өчен санкцияләр басымы кимемәсен, барысы да яхшы булсын!» - диде нәтиҗәләрне игълан иткәндә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.
Татарстан 2024 елда 5,6 триллион сумнан артык продукция җибәргән (105 процент сәнәгать җитештерүе индексы белән). Агымдагы елның 5 аенда – якынча 8 процент үсеш белән 2 триллион сум. Республика 102 илгә продукция экспортлый, диде министр.
Коробченко шулай ук ассызыклаганча, 2024 ел йомгаклары буенча беренче урын яулау – Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика предприятиеләре җитәкчелегендәге команданың тырышып һәм килешеп эшләвенең нәтиҗәсе.
«Без Президентыбызга, Россия Хөкүмәтенә, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына һәм барлык федераль коллегаларыбызга инициативаларны хуплаулары һәм дәүләт ярдәме чаралары белән тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерәбез», – дип өстәде Коробченко.
Рейтинг бишенче ел рәттән төзелә. Алдагы өч елда Татарстан рейтингта алтынчы урында булды.
Моннан тыш, «ИННОПРОМ» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә «Елның яшь сәнәгатьчесе» IV бөтенроссия премиясенә йомгак ясалды. Җиңүче итеп Казаннан «Ферри Ватт» генераль директоры Ярослав Желонкин игълан ителде. Бүләкне аңа Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз