Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары итеп Надир Закиров билгеләнде
Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында кадрлар алмашынды. Ведомство башлыгының яңа урынбасары итеп Надир Закиров билгеләнде. Бу хакта ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Шул хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Яңа вазифасында Надир Закиров кулланучылар базарын үстерү мәсьәләләре белән җитәкчелек итәчәк, шулай ук министрлык карамагындагы структураларда иминлек һәм террорчылыкка каршы саклануны тәэмин итәчәк.
Надир Закиров тумышы белән Арча районы Яңа Кишет авылыннан. Карьерасын Казанның Идел буе районында Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор вазифасыннан башлый.
Закиров яңа вазифага билгеләнгәнче Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсен җитәкли. Элегрәк ул шулай ук Лениногорск районы буенча Эчке эшләр министрлыгында һәм Чаллы буенча Эчке эшләр министрлыгында җитәкче вазифаларын башкара.
Һөнәри казанышлары өчен ул «Җәмәгать тәртибен саклауда аерылып торган өчен» медале, шулай ук Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз