news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Лениногорскига эш сәфәренә килде

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Лениногорскига эш сәфәренә килде
Фто: Лениногорск мэриясе матбугат хезмәтеннән

Бүген Лениногорскида муниципаль районына Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин рәсми сәфәр белән килде. Бу хакта «Заман сулышы» сайтында хәбәр ителә.

Алар Лениногорскиның берничә җитештерү объектында булды. Аларны Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов озатып йөрде.

НПФ «Модуль» - инновацияле производство, ул безнең шәһәрнең промышленность потенциалының мөһим өлеше булып тора. Россия нефть-газ тармагы өчен җиһазлар эшләү, проектлау һәм җитештерү белән шөгыльләнә.

«ЛениногорскРемСервис» – динамик рәвештә үсә торган нефть сервисы компаниясе. Күпьеллык тәҗрибә, югары квалификацияле хезмәткәрләр, заманча технологияләр, җайланмалар һәм материаллар кулланып эшлиләр.

Компаниянең үз җитештерү мөмкинлекләрен өзлексез үстерүе аның эшчәнлеге географиясен киңәйтү перспективаларын ача. Татарстан, Оренбург, Самара өлкәләре, Башкортостан Республикасы, Удмуртия, Пермь крае һәм ХМАО нефть компанияләренә хезмәт күрсәтә.

Башкаладан килгән кунаклар җитештерүне оештыру дәрәҗәсен һәм предприятиеләрнең республика икътисадына керткән өлешен югары бәяләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100