news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан, Самара, Пенза һәм Ульяновскиның "Ак калфак"лы хатын-кызлары очрашты – "Өмет" газетасы

Татарстан, Самара, Пенза һәм Ульяновскиның "Ак калфак"лы хатын-кызлары очрашты – "Өмет" газетасы

(Ульяновск, 4 ноябрь, «Татар-информ», «Өмет», Рузия Хәлимова) Октябрь азагында Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә татар хатын-кызларының III  төбәкара форумы узды.

Ульяновск төбәге татарлары башкарган эш-гамәлләре буенча Россия күләмендә алдынгылардан санала. Дөрестән дә шулай, Сембер мишәрләре һәрбер башлангычта юл ярып баралар. Милли-мәдәни мохтарият канаты астында уңышлы гына эшләп килүче «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте моннан унбер ел элек беренчеләрдән булып оешты һәм бүген күрше төбәкләргә үрнәк булып тора.

Өлкә татар хатын-кызлары форумы да алты ел элек беренче булып Ульяновск шәһәрендә үткәрелгән иде. Ә Татар мәдәният үзәгендә әлеге җыен быел инде өченче тапкыр ике йөзгә якын гүзәл затны бергә җыйды. Төбәкара форумда Татарстаннан, Самара һәм Пенза өлкәләреннән вәкилләр һәм төбәгебезнең барлык авыл-районнарыннан да делегатлар катнашты.

Мәртәбәле очрашуны өлкә татар мохтарияте рәисе Рамис Сафин ачып җибәрде. “Бүген татар дөньясы нинди тормыш белән яши, милләт өчен җан атып йөрүче ханымнарны нинди мәсьәләләр борчый – бирегә шулар хакында уртага салып сөйләшү өчен җыелдык. Билгеле, башкарган эшләребез күп, әмма проблемалар да җитәрлек. Яшьләр, балалар ана телендә сөйләшмиләр, хәтта татар авылларында да сабыйлар «папа», «мама», «бабуля», «дедуля» дип эндәшәләр, катнаш никахлар саны арта... Киләчәктә телебезне, мәдәниятебезне, динебезне саклап калу өстендә җиң сызганып эшләргә кирәк”, – диде Рамис Сафин.

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозовның форумда катнашучыларга кайнар сәламен төбәгебез башлыгының киңәшчесе Ольга Желтова ирештерде. Ул «Ак калфак» оешмасын озак еллар дәвамында әйдәп барган тынгысыз йөрәкле Асия хаҗия Мөлековага рәхмәт сүзләрен юллады. Без Асия Галәветдин кызы белән кулга-кул тотышып эшләдек, бик күп чаралар оештырдык, диде ул. Ә Ульяновск шәһәре башлыгы Сергей Панчинның тәбрикләвен шәһәр Думасы депутаты Алсу Айзатуллина җиткерде.

«Ак калфак» җәмгыятен тугыз ел буе җитәкләгән, хәзер мөселман хатын-кызлар союзы рәисе вазыйфасын үтәүче Асия хаҗия Мөлекованың чыгышы да гыйбрәтле яңгырады. Безне бурыч-максатларыбызның уртак булуы берләштерә, алдагы көннәрдә дә бергәләп эш итәргә насыйп әйләсен, диде ул.

Форумның мөхтәрәм кунаклары – Самара өлкәсе «Ак калфак» оешмасы рәисе Разия Әюпова (Разия апа – Ульяновскиның Николаевка районы Зур Чирекле авылында туып үскән), Пензадан Эльвира Васильева, Татарстанның Буа районыннан Алсу Хөснетдинова, Яшел Үзән шәһәреннән Гөлинә Саттарова, Сембернең гүзәл затларын сәламләп, үзләренең бай эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы рәисе Кадрия Идрисованың гаҗәеп мавыктыргыч чыгышын һәммәсе зур игътибар белән тыңлады. “Татар хатын-кызы нинди булырга тиеш? Бу катлаулы сорауга дөрес җавап табу өчен гүзәл затларыбызның гасырлар дәвамында сакланып, буыннан-буынга тапшырылып килгән асыл, күркәм сыйфатларын энҗе бөртегедәй барларга вакыт җитте. Хәзер шуларның берничәсен генә санап үтәм: иң беренче чиратта, кешеләргә, якыннарыгызга ачык йөзле булыгыз, балага моңлы бишек җырларын карында вакытта ук көйләгез, милли киемнәребезне кияргә, калфактан йөрергә оялмагыз, гаиләдә үз-үзегезгә игътибар бирергә онытмагыз, бала-оныкларыгызга әхлак кагыйдәләрен ислам дине кануннары, йолалар белән бәйләп аңлатыгыз, яңа туган нарасыйларга күкрәк сөте имезегез. Милли эшләребезне менә шушы кагыйдәләрне үтәүдән башласагыз, тырышлыгыгызнын уңай нәтиҗәсе, һичшиксез, булыр”, – дип белдерде Кадрия Рәис кызы.

Ул татар хатын-кызларының төбәкара форумын уңышлы, югары дәрәҗәдә оештырган өчен өлкә татар мохтарияте рәисе Рамис Сафинга Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Ә Татарстанның танылган абыстае Сәйдә ханым Аппакова «Татар гаиләсендә хатын-кыз һәм ир-ат мөнәсәбәтләре» дигән темага бик тә тирән эчтәлекле вәгазен сөйләде. Аны гүзәл затларыбыз йотлыгып тыңладылар һәм һәр киңәшен күңел сандыкларына салып куйдылар. Күпне күргән, күпне кичергән абыстайның, бу дөньяда хатын-кыз артист була белергә тиеш, дигән фикере делегатларның күңеленә аеруча хуш килде. Менә бит, гаиләнең татулыгы вак кына мәсьәләләрдән тора икән, ләбаса.

Ульяновск өлкәсе татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кәримә Алиуллина исә соңгы ике ел эчендә башкарылган эшләр турында видеоязма тәкъдим итте. Ә оешманың Мәләкәс районы бүлекчәсе җитәкчесе, танылган мөгаллимә һәм сәхнә остасы, бар яктан да килгән алтын куллы Гөлнәфис Сәхабетдинова калфак чигү буенча гаҗәеп эчтәлекле мастер-класс күрсәтте. Ул үзе бу һөнәргә Казанның атаклы кул эшләре остасы Рәфика ханым Фәйзуллинадан өйрәнеп калган икән.

Һәр милли-мәдәни чара татар хәрәкәте активистларына бүләкләр тапшыру белән тәмамлана. Бу юлы да дистәдән артык милләт җанлы ханымга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте һәм «Ак калфак» оешмасы җитәкчеләре тарафыннан имзаланган Рәхмәт хатлары бирелде.

Төбәкара форум бик тә күңелле һәм файдалы үтте. Кунаклар озак вакыт фойеда таралмый торды әле. Алар милли аш-су, кул эшләре, татар өе күргәзмәләре белән таныштылар, калфак чигәргә, яулык бәйләргә өйрәнделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100