news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан салымчылары ел эчендә 122 миллиард сум җыйган

Татарстан салымчылары ел эчендә 122 миллиард сум җыйган

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Әнвәр Маликов). Татарстанда 2004 елда салым һәм җыемнар 94 миллиард сумнан артык җыелган, бу 2003 ел белән чагыштырганда 38 процентка күбрәк. Бу хакта 1 февраль көнне республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта РФ Салымнар һәм җыемнар министрлыгының ТР буенча Идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ринат Хәйров белдерде.

Бу суммадан федераль бюджетка – 48 миллиард сум (51 процент), республика бюджетына – 30 миллиард сумга якын (30 процент), җирле бюджетларга – 13 миллиард сум (14 процент), калган акчалар ТР берләштерелгән фондларына күчерелгән. Шул ук вакытта федераль бюджетка күчерелгән акчалар – 44 процентка, ТР берләштерелгән бюджетына 34 процентка арткан.

Салым җыемнарының өчтән бере файдалы казылмалар табудан кергән салым хисабына алынган (әлеге сумманың 95 проценты федераль үзәккә билгеләнгән). Табыштан алынган салым 22 процент тәшкил иткән, өстәмә кыйммәт салымы – 16 процент, физик затларның табышыннан салым – 13 процент. Предприятиеләр арасында төп салым түләүчеләр булып «Татнефть», «Түбән Кама Нефтехим», «Татэнерго», Татспиртпром, «Түбән Кама Шина», «Казаноргсинтез» тора.

Моннан тыш, бердәм социаль салым буенча түләүләр елга 28 миллиард сум тәшкил иткән, ягъни алдагы ел белән чагыштырганда 19 процентка күбрәк. Шул исәптән, РФ Пенсия фондына - 22 миллиард сум, РФ Социаль иминият фондына – 22 миллиард сум, федераль Мәҗбүри медицина иминияте фондына – 148 милилон сум, аның территориаль фондына 2,5 миллиард сум күчерелгән.

Салым һәм җыемнар буенча түләнеп бетмәгән өлеш ел эчендә - чиреккә кимеп, 4,3 миллиард сум, бердәм социаль салым буенча (алдагы елларның бурычын исәпкә алмыйча) 38 процентка кимеп, 2 миллиард сумнан кимрәк тәшкил иткән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100