news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан салым инспекцияләре ачык ишекләр көне үткәрә

Белгечләр республика халкының салым түләү мәсьәләләренә кагылышлы сорауларына җавап бирә.

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда 18 һәм 19 ноябрь көннәрендә салым түләүчеләр өчен Ачык ишекләр көне үтәчәк, дип хәбәр итә Россия федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе.

Татарстан халкы физик затларның мөлкәт буенча салымнар хакында, билгеләнгән ставкалар һәм ташламалар, үзләренең хокуклары һәм бурычлары турында һәм башка кызыксындырган сорауларга җавап ала алалар. Аерым алганда, салым хезмәте белгечләре барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк.

Ведомство бу көннәрдә инспекциянең озайтылган режимда эшләвен җиткерә. Салым түләүчеләрне инспекцияләрдә 18 ноябрьдә 8.00 дән 20.00, 19 ноябрьдә 10.00 дән 15.00 сәгатьләрдә кабул итәләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100