Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан салым хезмәткәрләре 6 апрельдән гражданнарны кабул итүне туктатып тора
Чикләү чаралары коронавирус таралуын булдырмау өчен кабул ителде.
(Казан, 3 апрель, «Татар-информ»). Россиянең федераль салым хезмәте территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итүне туктатып тора. Бу турыдагы мәгълүмат Федераль салым хезмәте сайтында чыкты.
«2020 елның 6 апреленнән алып махсус күрсәтмәләргә кадәрге чорда коронавирус инфекциясе (Covid-19) таралуын булдырмау максатларында территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү туктатылган», дип хәбәр итәләр ведомствода.
Гражданнар Федераль салым хезмәте сайтындагы интерактив сервистан куллана ала.
Россия Федераль салым хезмәтенең бердәм элемтә үзәгенә 8 (800) 222-2-222 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз