news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сәламәтлек саклау министры Урыссу үзәк район хастаханәсе эше белән танышты

Татарстан сәламәтлек саклау министры Урыссу үзәк район хастаханәсе эше белән танышты
"Ютазы таңы"

Ютазы районы Урыссу авылында сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин килде. Сәфәр Урыссу үзәк район хастаханәсе, бүлекчәләрнең эшчәнлеге белән танышу максатыннан оештырылды.

Марсель Миңнуллинны район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова озатып йөрде.

Ведомство башлыгы кабул итү бүлегендә, хирургия бүлегенең операция блогында, функциональ диагностика кабинетларында, балалар, терапия һәм гинекология бүлекләрендә булды, шулай ук поликлиникадагы ремонт эшләре барышы белән танышты. Марсель Миңнуллин табибларның игътибарын ультратавыш тикшерү аппараты (УЗИ) һәм диагностика лабораториясе белгечләренең тәүлек әйләнәсе дежур торуын тәэмин итү зарурлыгына юнәлтте.

Ведомство башлыгы предприятие хезмәткәрләрен диспансерлаштыруга аерым басым ясады. Ул ассызыклаганча, бу мәсьәлә формаль характерда булырга тиеш түгел. Эшкә яраклы халыкның сәламәтлегенә мөнәсәбәт нормага әверелергә тиеш.

Поликлиниканың ремонт эшләрен карау барышында министр игътибарын проектның аерым өлешләренә юнәлтте. Бу финанслауны дәвам итү мөһимлеге дә, эш күләме дә, аерым мәсьәләләрне хәл итүнең максатка ярашлылыгы да. Мәсәлән, поликлиниканың лифт шахтасы бина төзелеше проекты буенча бар, ә менә лифт үзе урнаштырылмаган. Министр әлеге һәм башка сорауларны игътибарга алды. Әйтик, хирургия бүлегендә җиһазларны яңарту кирәк. Пациентларны ашыгыч рәвештә китереп җиткерү өчен мобиль мини-автобусның булуы да зарур.

Эш сәфәренә йомгак ясап, Марсель Миңнуллин үзәк район хастаханәсе эшенә уңай бәя бирде. «Гомумән алганда, эш тиешле дәрәҗәдә алып барыла», - дип билгеләп үтте министр.

«Әмма үлем күрсәткечен киметүгә тагын бер кат игътибар итәргә кирәк. Хатын-кызлар консультациясе карамагында йөкле хатын-кызлар белән психолог эшләве, әниләр мәктәбе булу күркәм күренеш. Компьютер томографы сурәтләренең күп булуы шулай ук яхшы күренеш, бу турыдан-туры тикшерү сыйфатына һәм тизлегенә тәэсир итә. Кадрлар мәсьәләсе дә яхшы куелган. Сезнең районда сәламәтлек саклау системасының кадрлар белән тәэмин ителеше 92 процент тәшкил итә», – дңиде ул.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100