news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Түбән Кама хастаханәсендә булды

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Түбән Кама хастаханәсендә булды
Фото: http://nkamsk-rt.ru

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов эш сәфәре белән Түбән Кама район хастаханәсендә булды. Бу хакта http://nkamsk-rt.ru сайтында Фәридә Зарипова яза.

Хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул өстәмә диспансеризация пункты эше белән танышкан.

Министр урынбасары шулай ук ашыгыч медицина үзәгенең кабул итү бүлегендә, кардиология һәм травматология бүлекләрендә була.

Визит барышында ул Түбән Каманың сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев һәм Түбән Кама Үзәк район күп профильле хастаханәсе баш табибы Руслан Вәлиев алдына яңа бурычлар куйды.

news_right_1
news_right_2
news_bot