news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сәламәтлек саклау министры Мөслимдә томография кабинетын ачуда катнашты

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Мөслимгә эш сәфәре белән килде. Ул ремонттан соң җиһазландырылган компьютер томография кабинетының рәсми төстә ачылышында катнашты. Министр район хастаханәсе һәм поликлиника эшчәнлеге белән дә танышты. Бу хакта «Авыл утлары» сайтында хәбәр ителә.

«Мондый кабинетның Мөслим хастаханәсендә булуы – үзе бер сөенеч. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында сатып алынган җиһаз халыкка озак еллар хезмәт итсен иде!» – диде Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин .

Томограф урнашкан бүлмәдә кирәкле таләпләргә туры китереп капиталь ремонт ясалган. Кабинетны төзекләндерүдә «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Рафаэль Юнысов һәм «Август-агро» идарәче компаниясе җитәкчесе Айдар Гәләветдинов зур финанс ярдәме күрсәткән.

Очрашуның рәсми өлеше район хакимиятенең актлар залында дәвам итте. Министр медицина хезмәткәрләре белән очрашып сөйләште, булган мәсьәләрне уртага салып киңәшләште. Чара ахырында бер төркем медицина хезмәткәрләренә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100