news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сәламәтлек саклау министры Әтнә хастаханәсен җиһазландыруны бәяләде

Татарстан сәламәтлек саклау министры Әтнә хастаханәсен җиһазландыруны бәяләде
"Әтнә таңы"

Әтнә районы үзәк хастаханәсендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хакимов һәм Төбәкара клиник диагностика үзәгенең (МКДЦ) баш табибы Рөстәм Хәйруллин булды.

Марсель Миңнуллин бөтен хастаханәне йөреп чыкты, җиһазландыруны бәяләде һәм урыннарда медицина процессларына анализ ясады. Әтнә хастаханәсенең баш табибы Эльдар Яруллин хастаханәнең казанышлары һәм  проблемалары турында сөйләде. Бу хакта «Әтнә таңы» хәбәр итә.

Очрашуда алар проблемаларны хәл итү юллары турында фикер алышты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100