news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев диспансеризация узды

Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев диспансеризация узды
Фото: «Татар-информ», Роман Баданов

Бүген КФУның университет клиникасында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев диспансеризация узды.

Министр бүген иртә таңнан барлык анализларны тапшырып, барлык белгечләрне узуы турында сөйләгән.

«Диспансеризация - ул беренче чиратта үз сәламәтлегең турында кайгырту. Дәүләт тарафыннан гарантияләнгән түләүсез еллык тикшерү авыруларны ачыклауда зур потенциалга ия», - дип билгеләде ул.

Исегезгә төшерәбез, диспансеризация 18-39 яшьлек кешеләр өчен өч елга бер тапкыр үткәрелә, 40 яшьтән соң – ел саен.

news_right_1
news_right_2
news_bot