news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы ротавирустан вакцинаның ни өчен юклыгын аңлатты

Социаль челтәрләрдә медицина учреждениеләреннән яңа туган балалар өчен ротавирус вакцинасының юкка чыгуы турында хәбәрләр барлыкка килде. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте әлеге вәзгыятьне шәрехләде.

«Ротавирус инфекциясеннән вакцинация илкүләм прививкалар календаренә керми. Дәүләт медицина учреждениеләре мондый вакцина белән тәэмин итәргә тиеш түгел», – дип сөйләделәр «Татар-информ»га министрлыкның матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot