Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы дуңгыз гриппы билгеләрен аңлатты
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков дуңгыз гриппы – H1N1 штаммын йоктыруның билгеләрен әйтте, бу штамм быел Татарстанга киләчәк. Бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ул шул турыда сөйләде.
«H1N1 вирусы вакытында инкубация чоры бик кыска – берничә сәгатьтән ике көнгә кадәр. Агулану симптомнары шунда ук көчәя бара, бу - хәлсезлек, баш, мускуллар, буыннар авырту, күзләр әчетү», – дип белдерде табиб.
Владимир Жаворонков сүзләренчә, тән температурасы кинәт 37,5 градустан югарырак күтәрелә. Авыру башында коры ютәл күзәтелә, аннары йөткергәндә куба башлый.
«2009 нчы елда теркәлгән бер үзенчәлекле симптом бар – эч китү һәм косу. Вирус агулы һәм бу агулануның нәтиҗәсе шулай күзәтелә. Өстәвенә, халык куллана торган гадәти чаралар эч китүдән ярдәм итми», –дип сөйләде министр урынбасары.
Әгәр дуңгыз гриппы белән авыручы дәваланмаса, бу чиргә хас булган өзлегүләр килеп чыга, ә алар төрле була ала, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз