news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан саклану маскаларын җитештерүгә алынды

1 декабрьгә кадәр республикага 7 млн. данә маска кайтарылыр дип көтелә

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Республикада грипп эпидемиясе башлану белән саклану маскаларына ихтыяҗ зур тизлекләр белән артты. Нәтиҗәдә, даруханәләргә маска эзләп мөрәҗәгать итүчеләр еш кына аны таба алмау проблемасы алдында калды. Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева борчылырга урын юк дип тынычландырды. Татарстан ихтыяҗны үзе маскалар җитештереп кәнәгатьләндерергә уйлый.
Бүген саклану маскалары җитешмәү белән килеп туган ыгы-зыгыны министр урынбасары бу төр продукциянең Россиянең үзендә бик аз җитештерелүе белән бәйләп аңлатты. Хәзерге вакытта илдә вируска каршы саклану маскаларын җитештерү белән фәкать ике предприятие шөгыльләнә. Аларның куәте аена 2 млн. данә маска җитештерүгә генә исәпләнгән. Шуңа да әлеге төр продукциянең зур өлеше безгә Кытайдан кертелә икән. Фәридә Яркәева аңлатканча, республикада саклану маскаларына булган зур ихтыяҗны Татарстанның үзендә әлеге төр продуцкцияне җитештерү аша хәл итәргә булганннар. “Эластик заводы” ҖЧҖ белән маскалар җитештерү өчен җиһазлар сатып алу турында килешү дә төзелгән. Министр урынбасары сүзләренә караганда, республикада маскалар җитештерү өчен спанбод дигән материал кулланыла.
1 декабрьгә кадәр республикага 7 млн. данә маска алыныр дип көтелә. Алар “Здравмедтех-Поволжье”, “Каль-Казан”, “Медснаб” җәмгыятьләре, “Таттехмедфарм”ДУП аша кайтарылачак.






autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100