news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты, тарихы буенча IV Олимпиада үткәрелә

Татарстан шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты, тарихы буенча IV Олимпиада үткәрелә
Фото: dumrt.ru

Казанда Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча VI Республикакүләм олимпиада оештырылачак.

Бәйге Россия ислам институты башлангычы һәм ярдәмендә Татарстан мөфтияте белән берлектә уздырыла. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Олимпиада татар телен, әдәбиятын һәм татар халкы тарихын өйрәнү, саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру, яшь буында телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү, тел һәм сөйләм культурасын камилләштерүне күздә тота. Әлеге бәйгедә Татарстанның урта һөнәри һәм югары мөселман уку йортларында көндезге бүлектә белем алучы 25 яшькә кадәрге шәкертләр катнаша ала.

Җиңүчеләр, призлы урын алучылар олимпиада нәтиҗәләре нигезендә, һәр өч юнәлештә аерым билгеләнәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100