news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан сайлаучыларының 96 проценты «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан файдалана

Татарстан сайлаучыларының 96 проценты «Мобиль сайлаучы» сервисы аша гаризалар җибәрү өчен «Дәүләт хезмәтләре» бердәм порталын куллана. Бу хакта республиканың Иҗтимагый палатасы утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.

«Сайлауларга кагылышлы барлык мәсьәләләр дә әкренләп Дәүләт хезмәтләре бердәм порталына күчә. Элек иң уңайлы форма Күпфункцияле үзәк иде, хәзер исә анда берничә процент кына кеше килә. Сайлаучыларыбызның 96 проценты барлык процедураларны Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында башкара», – дип билгеләп үтте Кондратьев.

«Мобиль сайлаучы» сервисы сайлаучыларга теркәлгән урынында гына түгел, ә үзләренә уңайлы булган теләсә кайсы пунктта тавыш бирергә мөмкинлек бирә, дип өстәде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

news_right_1
news_right_2
news_bot