Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан сайлау комиссиясенә Россия Президентын сайлау бюллетеньнәрен 1 мартта бирәләр
Россия Президентын сайлауда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр 1 мартта 9.00 сәгатьтә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылачак. Бу карарны бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында расладылар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Александр Хевронин яза.
Бюллетеньнәр «Идел-Пресс» бинасында (Декабристлар урамы, 2) тапшырылачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев фикер алышу вакытында әйткәнчә, башта аларны тапшыру вакыты 1 сәгатькә соңрак билгеләнгән булган.
«Бездә муниципаль участокларны карап чыгуның финал графигы төзелде һәм 1 мартта Лаешка барырга планлаштырдык, шуңа күрә 1 сәгатькә алга күчерергә булдык», - диде Кондратьев.
Ул искәрткәнчә, 17 февральдән Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Россия Президентын сайлау кампаниясе барышы турында сайлаучыларга адреслы хәбәр итүгә кереште. Якынча 10 мең кеше тавыш бирү вакытында булган барлык мөмкинлекләр турында сөйләү өчен сайлаучыларның өйләренә йөри башлады.
Бүгенге көндә өйдән-өйгә йөрүчеләр 360 меңнән артык йортта булган. Шул ук вакытта 75 проценттан артык кеше ишекләрен ачкан, һәм нибары 1 проценттан артыгы ишекне ачудан курыккан яки шикләнгән. «Без ишек ачмаучылар күбрәк булыр дип уйлаган идек», - диде Кондратьев.
Ахырда Кондратьев барысын да якынлашып килүче бәйрәм - Ватанны саклаучылар көне белән котлады. «Барыгызга да уңышлар һәм Россия Президентын сайлау кампаниясен гамәлгә ашыру телим», - диде ул.
Искәртик, Россия Федерациясе Президентын сайлау 8нче тапкыр үткәрелә, быел ул 15, 16 һәм 17 мартта уза. Сайлауга 4 кандидатны - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм Россиянең хәзерге Президенты Владимир Путинны (үзен-үзе тәкъдим итүче) керттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз