Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан сайлау комиссияләре яңартылган «Сайлаулар» системасын сыный
Татарстан сайлау комиссияләре системасы Россия Үзәк сайлау комиссиясе оештырган яңартылган «Сайлаулар» 2.0 дәүләт автоматлаштырылган системасы белән эшләү буенча гомумроссия күнекмәләрендә катнаша. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарага республика территориаль сайлау комиссияләренең 70тән артык техник белгече җәлеп ителгән.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр иткәнчә, гомумроссия сынауларында катнашу барлык цифрлы системаларның әзерлеген комплекслы тикшерергә мөмкинлек бирә.
Ул билгеләп үткәнчә, күнекмәләрдә төп технологик процесслар – сайлаучылар исемлеген кертүдән алып тавыш бирүнең йомгаклау беркетмәләрен формалаштыруга кадәр эшләнә. Кондратьев ассызыклаганча, бу эш 2026 елның сентябрендә узачак тугызынчы чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауга әзерлекнең мөһим этапларының берсе булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз