news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан шәһәрләренең Төркиядәге тугандаш калаларында оппозиция партиясе җиңде

Татарстан шәһәрләренең Төркиядәге тугандаш калаларында оппозиция партиясе җиңде
фотолар Төркия медиа чараларының веб сәхифәләреннән скриншот
Рушания Алтай

Төркиядә үткән җирле үзидарә сайлауларында төп оппозиция партиясе – Җөмһурият халык фиркасенең, илкүләмендә 37,77 процент тавыш җыеп, көндәшләрен узып киткәнлеге билгеле булды. Бу хакта «Анадолу» мәгълүмат агентлыгы, «CNN Türk», «EuronewsTR», «NTV», «HaberTürk» кебек телеканаллар һәм башка медиа чаралары хәбәр итә.

Истанбул, Анкара, Измир, Адана, Бурса, Анталия кебек Төркиянең иң зур шәһәрләрендә күпчелек тавышны Җөмһүрият халык партиясе җыйган.

Төркиянең Татарстан шәһәрләре белән тугандаш калаларында яшәүче халыкның да күпчелеге тавышларын Җөмһүрият халык партиясенә биргәннәр.

Казан каласы белән тугандаш Истанбулның элеккеге мэры Әкрәм Имамоглу - 4 миллион 43 мең 862 (51,14%), Анкараның элеккеге мэры Мансур Яваш 1 миллион 999 мең 281 (60,44%) тавышка ия булып, яңадан мэр кәнәфиләренә утырачаклар. Төркиянең өченче зур шәһәре Измирдә бу сайлауда да Җөмһүрият халык партиясе җиңде, аның яңа вәкиле Җәмил Тугайга 1 миллион 292 мең 118 кеше (48,97%) тавыш биргән.

Җөмһүрият халык партиясе кандидатлары Татарстан башкаласының Төркиядәге тугандаш шәһәрләрендә - Анталиядә Мөхиттин Бөҗәк - 706 мең 877 (48,7%), татарлар күпләп яшәүче Искешәһәрдә - Айшә Үнлүҗә 275 мең 739 (51,03%), Балыкәсирдә - Әхмәт Акын 407 мең 306 (51,01%), Сафранболуда Әлиф Көсә 14 мең 016 (47,22%) тавышка ия булып, мэр булу хокукына ирештеләр.

Түбән Каманың тугандаш шәһәре Мармариста Аҗар Үнлү - 56 мең 331 (44.75%), Азнакай шәһәренең Төркиядәге тугандаш каласы Тарсуста да Али Болташ - 88 мең 415 (46,16%) тавыш алган. Мамадышның тугандаш шәһәре Сәлҗүктә Филиз Җәритоглу Шәнгәлгә 8 мең 419 кеше (34.92%) тавыш биргән. Алар барысы да Җөмһүрият халык партиясе кандидатлары.

Төркиядә 31 март якшәмбе көнне үткән җирле идарә сайлауларына 22 партия һәм бәйсез кандидатуралар катнашты. Илкүләмендә 61 миллион 430 мең 934 кеше сайлау хокукына ия. Аларның 48 миллион 256 мең 541е (78,6%) ватандашлык бурычын үтәгән, 46 миллион 046 мең 499 бюллетень дөрес тутырылган дип кабул ителә. Сайлауга катнашучы 17 миллион 391 мең 548 кеше тавышларын Җөмһүрият халык партиясенә биргән. Белгечләр әйтүенчә, бу фирка 1977 елдан соң беренче тапкыр шундый зур уңыш яулый.

Хакимияттәге Гаделлек һәм үсеш партиясе илкүләмендә икенче фирка буларак 35.48%16 миллион 339 мең 771 (35,49%) тавыш җыйды. Үткән ел 6 февральдә җир тетрәү фаҗигасенә дучар булган Каһраманмараш, Һатай, Газиантеп, Малатия, Элазыг районнары, Ризә, Трабзон, Орду, Сакария, Дүзҗә кебек Карадиңгез районнары һәм Кайсери, Конья, Аксарай, Нигдә, Чорум кебек эчке Анадолу районнарында Гаделлек һәм үсеш партиясенә тавыш бирүчеләр күпчелектә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100