news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда Ураза гаете уңаеннан бәйрәм чаралары узачак

10 апрельдә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарда Ураза гаете уңаеннан гомумшәһәр балалар һәм гаилә бәйрәмнәре узачак. Быел ул Россиядә игълан ителгән – Гаилә елы, шулай ук Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында үткәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.

Мөхтәсибәтләр гадәттәгечә паркларда һәм мәчетләр янында бәйрәмнәр оештырачак. Катнашучылар өчен төрле чаралар каралган: сый-нигъмәт, төрле бәйгеләр, викториналар, эстафеталар, милли уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни программа. Кунакларны шулай ук кайнар пылау, коймаклар, тәм-томнар һәм чәй көтә. Моннан тыш, хәләл ашамлыкларны очсыз бәядән сатып алу өчен сәүдә нокталары эшләячәк. Бәйрәмнәрдә балаларга аерым игътибар биреләчәк.

Әйтик, Татарстан башкаласында гаилә бәйрәмнәре бер үк вакытта берничә мәйданчыкта оештырыла.

Кремль яр буенда һәм Татарстан Милли китапханәсе янында сәгать 13.00дә «Рамазан Фест» узачак. Чара программасы төп һәм балалар сәхнәләренә бүленәчәк һәм анда нәшидлар башкарылачак, танылган алып баручылар, артистлар һәм актерлар чыгыш ясаячак.

«Рамазан Фест» фестиваленә килүчеләр яңа гаилә корылу мизгеленең шаһитләре булачак. Бу көнне Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин яшь пар өчен сәхнәдә никах укыячак, ә аннары яшьләрнең никахлары рәсми рәвештә ЗАГСта теркәләчәк.

Каюм Насыйри җәяүлеләр урамында, Мәрҗани мәчете сәгать 13.00дән 16.00гә кадәр Гает уңаеннан гаилә фестивале оештыра. Кунакларны Татарстан Республикасының халык артисты Миңгол Галиев, Татарстан Республикасының атказанган артисты Ильяс Халиков һ.б. талантлы башкаручыларның чыгышлары көтә. Шулай ук мөселман товарларын сату ярминкәсе, балалар һәм өлкәннәр өчен милли бизәнү әйберләре, кирәк-яраклар ясау буенча мастер-класслар, милли аш-сулар һәм бәйрәм пылавы көтелә. Программа шулай ук «Ураза бәйрәме» рәсем бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләүне дә үз эченә ала.

«Әхмәдзәки» мәчетендә сәгать 13:00дә хәзрәтләрнең вәгазьләре, балаларның Коръән укуы белән бәйрәм башланачак. Чара программасында саф һавада уеннар, мастер-класслар, татлы мамык, попкорн һәм хот-доглар кебек ризыклар, шулай ук үзенчәлекле хәләл ярминкә каралган. Моннан тыш, әлеге чарада рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү дә булачак. Бәйрәмдә 200 бала һәм аларның әти-әнисе катнашыр дип көтелә. Ә бәйрәм ахырына коймак һәм кайнар татар чәе әзерләнә.

«Гаилә» мәчетендә гаилә бәйрәме сәгать 12.30да башлана. Кунакларны төрле күңел ачулар көтә: пони, паровозлар, батутлар, балалар өчен уеннар, мастер-класслар, шулай ук казанда пешкән пылау һ.б. Барыбызны да бәйрәмгә чакырабыз, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100