news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Садри Максудины бик аз белә – галимә Әлфинә Сибгатуллина

Галимә Садри Максудиның Думадагы чыгышлары ни татарча, ни төрекчә халыкка җиткерелмәде, ди.

(25 февраль, Истанбул, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Татарстан әле һаман да Садри Максудины бик аз белә - Россия Федерациясе Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Әлфинә Сибгатуллина шундый фикердә.

Татар-төрек галиме Садри Максуди Арсалның вафатына 60 еллыгы уңаеннан Истанбул университетында искә алу чарасында катнашкан галимә үз чыгышында Максудины өйрәнү буенча кайбер кимчелекләрне санап үтте: “Татарстан Садри Максудины әле танып бетерми. Ул сәяси эшчәнлеге белән генә искә алына. Без Садри Максудины Төркия аша өйрәнәбез. Һаман аның Думадагы чыгышлары ни татарча, ни төрекчә халыкка җиткерелмәде. Ул язган “Мәгыйшәт” романы хакында ни бер мәкалә, ни бер фәнни хезмәт язылмады. Татарстанда Садри Максудины искә алу чаралары да еш була дип тә мактана алмыйбыз”, - диде.

Филология фәннәре докторы, профессор Әлфинә Сибгатуллина чыгышын: “Бездә Милли хокук, Төркиләрнең хокук фәлсәфәсе дигән фәннәр өйрәнелми. Алар өйрәнелә башласа, Садри Максуди иң әһәмиятле хокукчы галим буларак искә алыныр иде”, - ди төгәлләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100