news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сабыйлар үлеме очраклары 3 тапкырга кимүенә иреште

Бүген Казанда “Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе” темасына VI төбәк фәнни-гамәли конференциясе ачылды

(Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанның “Корстон” кунакханә-күңел ачу комплексында “Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе” темасына VI төбәк фәнни-гамәли конференциясе ачылды. Чараны Казан дәүләт медицина университеты, Россия медицина технологияләренең Мәскәү педиатрия һәм балалар хирургиясе фәнни-тикшеренү институты, Казан дәүләт медицина академиясе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы аналар һәм балалар сәламәтлеген саклау иҗтимагый фонды оештыра.
Форум ачылу белән кунакларны ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Адель Вафин, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Камил Зыятдинов котладылар. Камил Зыятдинов сүзләренә караганда, бүген шундый зур форумга гомерен иң җаваплы һәм гуманлы һөнәргә – балаларыбыз сәламәтлеген саклауга багышлаган кешеләр җыелды. “Бу көннәрдә балаларга медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын күтәрү, дәвалауда инновацион технологияләрдән файдалану, шулай ук балаларны сәламәтләндерү һәм тернәкләндерүнең алдынгы программаларын гамәлгә ашыруның актуаль мәсьәләләрен караячакбыз. “2006-2012 елларда юл хәрәкәте иминлеген күтәрү” Федераль максатчан программасын юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән балаларга ярдәм күрсәтү юнәлешендә тормышка ашыру турында да сүз алып барылыр. Илебездә педиатрия алга китсә дә, балалар сәламәтлеге өлкәсендә әле чишелмичә калган мәсьәләләр бик күп”, - диде академия ректоры. Мәсәлән, инвалид балалрга ярдәм күрсәтү һәм тернәкләндерү, балаларны үз вакытында сыйфатлы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре дәүләт тарафыннан чишелүен көтә.
Конференциянең пленар утырышында Россия медицина фәннәре академиясенең йогышлы авырулар кафедрасы мөдире Виктор Учайкин үз чыгышында балаларда очрый торган йогышлы авыруларның эволюциясе темасын яктыртты. Аның сүзләренә караганда, бүген балаларда йогышлы авырулар киң таралган. Мәсәлән, сулыш органнары инфекцияләре барлык авыруларның 73 процентын тәшкил итә. 5 яшькә кадәрге сабыйлар 80 процент очракта йогышлы чирләрдән үлә. Белгеч балалардагы йогышлы авырулар эволюция кичерә, генетик яктан төрле вируслар тиз вакыт эчендә зур территорияләргә тарала, дигән нәтиҗә ясый. Вируслар белән көрәшү өчен лаборатор тикшерүләрне даими камилләштерергә, прививка ясауның милли календарен киңәйтергә кирәк. Гомумән, бүген вакцина ярдәмендә профилактика – вируслар белән көрәшүнең иң нәтиҗәле юлы. Шуңа күрә бу темага багышлап, Россия медицина фәннәре академиясенең аерым сессиясен үткәрү максатка ярашлы булыр иде, дип белдерде академик.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының гаиләләрне, әниләрне, әтиләрне һәм балачакны яклау бүлеге башлыгы Елена Игнашина Татарстанда балалар арасында үлем-китем очраклары санын киметү юллары турында сөйләде. Аның әйтүенә караганда, Татарстанда соңгы 10 елда яңа туган сабыйлар арасында үлем очраклары 3 тапкырга кими. Бүгенге көндә исән булып туган 1000 сабыйга 6 үлү очрагы туры килә. “Быелның 8 аенда без бу күрсәткечнең 5,9га төшүенә ирештек. Бүген без республикабызда балалар үлеме очраклары күрсәткече Россия Федерациясендә иң түбәнлеләрдән санала, дип әйтә алабыз”, - диде ул.
Конференциядә Идел буе федераль округы территорияләренең аналарны һәм балаларны саклау хезмәтләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау идарәләре баш белгечләре, балалар хастаханәләре, диагностика үзәкләре баш табиблары, педиатрия һәм хирургия өлкәсендә алдынгы галимнәр катнаша.
Конференция кысаларында балалар авыруларына диагноз кую, дәвалау һәм профилактика мәсьәләләре күтәрелә. Аерым алганда, форумга килүче белгечләр педиатриядә диета ярдәмендә тукландыру, вакыттан алда туган сабыйларны карау; балаларда баш һәм арка мие кан әйләнеше бозылуын дәвалау; бүгенге заманда балаларда очрый торган йогышлы авыруларны дәвалау; геннар диагностикасы һәм педиатриядә геннар терапиясе мөмкинлекләре; педиатриядә органнарны күчереп утырту юнәлешенең киләчәге; балаларга күрсәтелә торган югары технологик медицина ярдәме һәм башка мөһим мәсьәләләр буенча чыгыш ясала.
Идел буе федераль округы территорияләренең баш белгечләре юл-транспорт һәлакәтләре вакытында балаларга медицина ярдәме күрсәтү темасына багышланган семинар-киңәшмә эшендә дә катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100