news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында бара

Республикада 28 гыйнварга авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт саву 3 мең 396,9 тонна - бу исә 2018 елның шушы чорына караганда 2,8%ка күбрәк.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Россия төбәкләре арасында авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сөт сату күләме буенча алда бара. Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында тәүлеклек сөт сатуның максималь күләме 3,1 мең тоннага җиткән.

Бу күрсәткеч буенча икенче урында Краснодар крае - 2,5 мең тонна, ә өченче урында Воронеж өлкәсе – 1,7 мең тонна. Сөт сату күләме буенча беренче ун төбәккә шулай ук Киров өлкәсе (1,7 мең тонна), Свердловск (1,6 мең тонна), Ленинград өлкәсе (1,6 мең тонна), Мәскәү (1,5 мең тонна), Белгород (1,3 мең тонна), Новосибирск (1,3 мең тонна), Вологда (1,2 мең тонна) өлкәләре керә.

Илнең авыл хуҗалыгы оешмаларында бер сыердан тәүлегенә уртача савым 15,33 кг тәшкил итте. Бу узган ел белән чагыштырганда 0,9 кг ка артыграк.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүләренчә, сөт терлекчелеге Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлеше булып тора.

«Республикада 28 гыйнварга авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек савым 3 мең 396,9 тонна тәшкил итә, бу 93,2 тоннага яки узган елның шушы чорына караганда 2,8 процентка артыграк», – диде министрлыкның терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов. Аның сүзләренә караганда, Россия авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан сатыла торган сөтнең 7,5 проценты республика өлешенә туры килә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100