news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сөт сату буенча әйдәп баручы төбәкләр арасына керде

Россиядә, узган ел белән чагыштырганда, сөт сатуның тәүлеклек күләме арткан.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстан илдә сөт сатуның тәүлеклек күләме буенча әйдәп баручы төбәкләр арасына кергән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук Алтай һәм Краснодар крайлары, Киров, Воронеж, Ленинград, Свердловск, Мәскәү, Белгород һәм Новосибирск өлкәләре, Удмуртия Республикасы да сөт сату буенча лидер төбәкләр арасында.

Шул ук вакытта федерация субъектлары арасында бер тәүлектә савып алынган сөт күләме буенча Ленинград, Калуга, Киров, Белгород, Калининград һәм Владимир өлкәләре, Краснодар крае, Кырым һәм Карелия республикалары әйдәп бара.

Тулаем алганда илдә 19 ноябрьгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан сөт сатуның тәүлеклек күләме 40,4 мең тонна тәшкил иткән. Бу 2017 елның шул чоры белән чагыштырганда 4,35 процентка (38,7 мең тонна) артыграк.

Бер сыердан савып алынган сөт күләме дә 0,87 килограммга артып, тәүлегенә 14,51 килограммга җиткән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100