news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сөт җитештерү күләмен арттырган төбәкләр исемлегенә кергән

Гыйнвар - ноябрь айларында республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында тулаем сөт савымы 1 миллион 48,5 мең тонна тәшкил иткән.

Татарстан сөт җитештерү күләмен арттырган төбәкләр исемлегенә кергән
архив/Султан Исхаков

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Россиянең сөт җитештерүне арттыруга ирешкән алты төбәге исемлегенә кергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минстрлыгында хәбәр иттеләр.

Агымдагы елның гыйнвар - ноябрь айларында республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында тулаем сөт савымы 1 миллион 48,5 мең тонна тәшкил иткән.

«Бу узган елның шул чорына караганда, 26,1 мең тоннага күбрәк. Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү күләме 2,6 процент тәшкил иткән», – дип сөйләде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов.

28 декабргә булган мәгълүматлар буенча, бер тәүлектә иң күп сөт Кукмара районында савылган, ул 237 тонна тәшкил итә. Бу узган елны шул чорына караганда, 8 процентка күбрәк. Икенче урында - Балтач районы (203 тонна), өченче урында - Әтнә районы (200,7 тонна).

Шулай ук сөт җитештерү буенча Саба, Мамадыш, Актаныш һәм Азнакай муниципаль районнары - лидерлар рәтендә. Саба районы хуҗалыкларында бер сыердан 20 кг сөт савып алалар, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 6 кг га артык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100