news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан – сөт җитештерү буенча Россиядә лидер

Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда авыл хуҗалыгы оешмалары һәм шәхси фермер хуҗалыкларда иң күп сөт җитештерелә.

(Казан, 28 декабрь, "Татар-информ") Татарстанда, Россиянең башка регионнары белән чагыштырганда, авыл хуҗалыгы оешмалары һәм шәхси фермер хуҗалыкларда иң күп сөт җитештерелә һәм сатыла, дип белдерә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Мәсәлән, кичә, 27 декабрь көнне 3 мең тонна сөт савып алынган, 2,9 мең тонна сөт сатылган. Бу тәүлегенә бер сыер 12,9 килограмм сөт бирә дигән сүз.

Икенче урында Краснодар крае тора. Анда тәүлегенә 2,6 мең тонна сөт савып алынган.

Сөт эшкәртүдә республикада иң зур өлешне Кукмара районы (186 тонна,18%), Балтач (177 тонна, 9%), Әтнә (160 тонна, 14%), Саба (136 тонна, 8%), Актаныш  (133 тонна, 4%) районнары керткән.

Татарстанда сатылган сөт күләме Россия Федерациясендәге күләмдә 7,6 процентны тәшкил итә, ә сыерлар саны 6,8 процентка туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100