news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сөт җитештерү буенча лидерлар сафында

2017 елның гыйнвар — октябрь айларында сөт җитештерү 3,5 процентка артты.

(Казан, 7 декабрь, “Татар-информ”). Илдә сөт җитештерүне арттыруда лидерлар булып, Татарстан Республикасы, Белгород, Свердловск, Воронеж, Киров һәм Калуга өлкәләре танылды. Тиешле мәгълүмат “Бердәм Россия” рәсми сайтында урнаштырылган.

Быел гыйнвардан октябрь аена кадәр 13,1 млн тонна сөт җитештерелгән, бу узган елгыдан 3,5 процентка артык.

Быелгы җәйдән башлап төбәкләрдә сатып алу бәяләре сөтнең 1 литрына 1,5 — 2 сумга кимеде, дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы депутаты һәм аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин. Базарга читтән кергән коры сөт басым ясый. Нәтиҗәдә, Россиянең коры сөт һәм май җитештерүчеләре продукциягә бәя төшү сәбәпле авыр хәлдә. Гамәлдә, җәен сатып алган сөттән коры сөт һәм май җитештерүчеләр зыянга эшли, дигән сүз.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100