news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан сәнгать осталары “Урал сандугачы” татар җыры бәйгесендә катнаша

“Урал сандугачы” фестиваль-бәйгесе “Татар моңы” Халыкара телевизион конкурсының сайлап алу туры булып тора.

(Казан, 30 март, “Татар-информ”). 31 мартта Екатеринбургта татар җырын башкаручылар һәм уен коралларында уйнаучылар арасында “Урал сандугачы”  ачык төбәкара бәйгесенең гала-концерты узачак. Концертта шулай ук Татарстанның сәнгать осталары да катнашачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Урал сандугачы” фестиваль-бәйгесе “Татар моңы” Халыкара телевизион конкурсының сайлап алу туры булып тора. Фестиваль-конкурста солистлар, вокалчылар, вокал-уен кораллары ансамбльләре, уен коралларында уйнаучылар катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot