news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Металлург көне белән котлады

Россиядә Металлург көне ел саен июльнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Металлург көне белән котлады
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 14 июль, “Татар-информ”). Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов металлургия сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министр “бу тармакта үз эшенә бирелгән кешеләр хезмәт куя” дип билгеләп үтте.

“Сез үз эшегезгә мәхәббәтегез, профессиональлек һәм рухи яктан көчле булуыгыз белән аерылып торасыз. Сезнең мактаулы хезмәтегез, югары дәрәҗәдәге осталыгыгыз тирәнтен ихтирамга һәм рәхмәткә лаек!” – диде ул. Шулай ук ныклы сәламәтлек, яңа иҗади һәм хезмәт уңышлары, нәтиҗәле эш, иминлек һәм бәхет теләде.

Россиядә Металлург көне ел саен июльнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot