news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы делегациясе Беларуська эш сәфәре кыла

Сәфәрнең максаты - республикалар арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү

  (Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). 12-14 ноябрьдә Татарстан Республикасы делегациясе ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә Беларусь Республикасына эш сәфәре кыла. Татарстан делегациясе составына республиканың нефть, газ, химия предприятиеләре һәм машина төзелеше комплекслары җитәкчеләре кергән.

Эш сәфәре, Татарстан белән Беларусь Хөкүмәтләре арасында 2014 елның 23 июнендә имзаланган сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә кую кысаларында оештырылган. Сәфәрнең максаты - республикалар арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерү.

Сәфәр кысаларында Татарстан делегатларының Беларусь Республикасының дәүләт хакимияте органнары һәм субъектлары җитәкчеләре белән очрашулары, Беларусьның әйдәп баручы предприятиеләрендә булу планлаштырылган. Моннан тыш, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Владимир Семашко һәм Беларусь Республикасы сәнәгать министры Дмитрий Катеринич белән очрашулары ниятләнә.

Сәфәр кысаларында ике яклы килешүне гамәлгә ашыру өчен 2015-2016 елларга чаралар планын имзалау планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot