news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Сәламәтлек үзәкләрендә 956 кеше сәламәтлеген тикшерде
Быелның гыйнварыннан Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Сәламәтлек үзәкләре эшенә атналык мониторинг ясый
Скопировать ссылку
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”). Быелның гыйнварыннан Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы Сәламәтлек үзәкләре эшенә атналык мониторинг ясый. Ел башыннан үзәкләрдә 956 кеше сәламәтлеген тикшерә. 545 кешедә организм функцияләре бозылу турында мәгълүм була. Иң күп кешене Чистай үзәк район хастаханәсе, Яр Чаллының 4-нче һәм 6-нчы шәһәр сырхауханәләре кабул итә. Бу турыда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында узган киңәшмәдә билгеле булды.
Норматив буенча, һәр Сәламәтлек үзәге 200 мең кешене кабул итә ала. Бу нисбәттән, үзәкләрнең җаваплылык зоналары билгеләнә. ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева ассызыклаганча, кешеләргә Сәламәтлек үзәкләре турында мәгълүмат җиткерелергә тиеш. Ул шулай ук республика халкын Сәламәтлек үзәкләрендә тикшерү узарга чакырды.
2010 ел Россиядә Укытучы елы дип игълан ителгәнгә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика хәйриячелек Советына Сәламәтлек үзәкләрендә укытучыларны тикшерү инициативасы белән чыкты. «Без сәламәтлек үзәкләре эшен нык контрольдә тотачакбыз. Быел шундый төр учреждениеләрне булдыру эше дәвам ителер”, - диде Руфина Голубева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2