news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан сәламәтлек саклау министрына Россия Эчке эшләр министрлыгы медален бирделәр

Марат Садыйков «Хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде.

Татарстан сәламәтлек саклау министрына Россия Эчке эшләр министрлыгы медален бирделәр
https://minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының «Хокук тәртибен ныгытуга керткән өлеше өчен» медале белән бүләкләнде.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге бүләкне хокук тәртибен ныгытуга, Эчке эшләр министрлыгында хезмәт итү өчен квалификацияле кадрлар әзерләүгә зур өлеш керткән, шулай ук РФ Эчке эшләр министрлыгы алдына торган бурычларны үтәүдә ярдәм иткән гражданнар лаек була.

news_right_1
news_right_2
news_bot