Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан сәламәтлек саклау министры Медицина хезмәткәрләре көне белән котлады
"Бер генә заманча аппарат та пациентка сак һәм игътибарлы мөнәсәбәтне алыштыра алмавын истә тотыгыз", - ди министр.
(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республика медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Котлау сүзләре Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында дөнья күрде.
“Сезне һөнәри бәйрәмегез Медицина хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Сезнең осталыгыгыз һәм тәҗрибәгез, тынгысыз һәм үзегезне аямыйча хезмәт куюыгыз медицина хезмәткәре һөнәрен җәмгыятьтә хөрмәткә лаеклыларның берсе итте. Замана, технология һәм тормыш кыйммәтләре үзгәрә, бары тик табибларның һәм шәфкать туташларының кайгыртучан куллары һәм изге йөрәкләре генә үзгәрешсез кала. Бу медицина хезмәктәрләренең буыннан-буынга килгән нигезе.
Бүген, беренче чиратта, һәр кешегә медицина ярдәме күрсәтүнең уңай һәм сыйфатлы итү кебек төп бурычның уңышлы үтәлеше сездән тора.
Сез кайда гына эшләүгә карамастан, авыл яки шәһәр хастаханәсендәме, ашыгыч ярдәм станциясендә яки югары технологияләр үзәгендәме кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы һәрберегезнең эшеннән тора. Бер генә заманча аппарат та пациентка сак һәм игътибарлы мөнәсәбәтне алыштыра алмавын истә тотыгыз.
Сезгә чың күңелдән үз һөнәрегез өчен күтәренке рух һәм горурлык саклавыгызны телим! Сездә энтузиазм, кешеләрне ярату һәм иҗади инициатива бетмәсен! Эшегездә уңышларга һәм игелекле пациентлар куандырсын”, - диелгән сәламәтлек саклау министры котлавында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз