news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан сәламәтлек саклау министры Әлмәт балалар хастаханәсендә булган

Биредә дәваланучы һәм шушы көннәрдә дөньяга килгән сабыйларны бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырган.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Әлмәт балалар хастаханәсендә булган
almet-rt.ru/

(Әлмәт, 2 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кичә  Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан район башлыгы Айрат Хәйруллин Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков белән шәһәрнең балалар хастаханәсендә кунак булган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алар биредә дәваланучы һәм шушы көннәрдә дөньяга килгән сабыйларны бәйрәм белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды, шулай ук дәвалану шартлары белән танышып, табиблар белән аралашкан.

Кунаклар хастаханәне дә карап чыккан. Учреждение өр-яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән, кабинетлар якты, табиблар һәр балага игътибар бүлә һәм күңелләрен биреп хезмәт куя.

news_right_1
news_right_2
news_bot