news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы түрәләре Сингапурга укырга бара

Стажировка, лекция һәм практик дәресләрне дә кертеп, 40 академик сәгатьтән тора.

(Казан, 24 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы 19 түрәсен Сингапурга сәламәтлек саклау системасы белән идарә итәргә өйрәнү өчен укырга җибәрә. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Казан (Идел буе) федераль университеты “Сәламәтлек саклау системасы белән Сингапур Республикасы үрнәгендә идарә итү” темасы буенча Татарстан идарәче кадрлары өчен белем бирү стажировкалары оештыра. Стажировка, лекция һәм практик дәресләрне дә кертеп, 40 академик сәгатьтән тора.

Сингапурның сәламәтлек саклау системасы Азиядә иң яхшылардан санала. Бу хакта Медицина оешмалары җитәкчеләре ассоциациясе мәгълүматлары Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына сылтама белән дәлилли.

Дөнья күләмендә алар АКШ, Израиль, Германия һәм Швейцариядән алда бара һәм алтынчы урында тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot