Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы поликлиникаларны яхшырту эше алып бара
“Поликлиникаларны бергәләп үзгәртәбез – безгә сезнең фикер мөһим!” – Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы үз акцияләренә шундый девиз сайлаган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 6 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы республика халкыннан поликлиникаларда күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту максатыннан фикерләрен сорый. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.
“Поликлиникаларны бергәләп үзгәртәбез – безгә сезнең фикер мөһим!” – Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы үз акцияләренә шундый девиз сайлаган.
“Сез безгә поликлиникаларның һәм белгечләрнең эшен яхшыртуда ярдәм итә аласыз. Хокукларыгыз бозылу турында, шулай ук эшне оештыруны яхшырту турында фикерләрегезне хәбәр итегез”, - дип җиткерәләр ведомствода.
Сораулыкка 15 пункт кергән. Биредә табибка язылу алымнары, чиратта торган вакыт, белгечләрдән канәгать булу-булмау, эшне яхшырту чаралары һәм башкалар бар. Хәзерге вакытта 3476 кеше сорауларга җавап тутырган. Фикерләрне 1 декабрьгә кадәр җиткереп була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз