news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы күп очрый торган психик авыруларны атады

Татарстанда психик авырулар аркасында инвалидлык алган кешеләр саны арта.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы күп очрый торган психик авыруларны атады
архив/Михаил Захаров

(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче өлкәннәр арасында күп таралган психик авырулар - невротик холык бозылу һәм психозсыз уза торган чирләр. Икенче урында психозлар, өченчедә шизофрения тора. Бу хакта «Татарстанстат» мәгълүматларына сылтама белән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Медицина хезмәткәрләре мәгълүматы буенча, психик авырулар саны үзгәрми, ә менә психик авырулар аркасында инвалидлык алган кешеләр саны арта.

«Бездә психик авырулар буенча инвалидлык алган балалар һәм өлкәннәр саны арта. Табибка соң мөрәҗәгать итү аркасында инвалидлык алучылар арта. Шәхси үзәкләргә йөриләр, өйдә дәваланалар, төрле инстанцияләр буенча йөртәләр, ә безгә авыру азгач киләләр», – дип аңлатты Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсенең баш табибы Фәрит Җиһаншин.

«Ә авыручылар саны якынча алганда, үзгәрми. Без 80 мең кешене күзәтеп торабыз», – диде Фәрит Җиһаншин.

news_right_1
news_right_2
news_bot