Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре Covid-19 дан прививка ясаткан
Альмир Абашев үзе дә ике этапта вакцинация узганын әйтте.
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе хезмткәрләре коронавирустан прививканы тулы составта диярлек ясаткан. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.
Ул үзе дә ике этапта вакцинация узганын әйтте. «Бүген республикада 170 кеше вакцинациянең тулы курсын узган», — диде.
2020 елның 16 декабреннән коронавирустан вакцинация илкүләм прививкалар календарена кертелгән. Вакцинация ике этапта үткәрелә. Беренчесеннән соң 21 көн узгач икенчесе ясала.
«Сәламәтлек саклау идарәсендә, министрлыкта да, табигый рәвештә антитәнчекләре әле булмаганнарның барысы да диярлек прививка ясатты», — диде Альмир Абашев. Ул вакцинация узган барлык кешеләрнең дә хәле яхшы булуын әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз