news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасыннан халыкны эвакуациялиләр

Бинага шартлаткыч матдә куелуы турында җиткерелгән.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасыннан кешеләрне эвакуациялиләр. Бу хакта урыннан «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе җиткерә.

Бинага шартлаткыч матдә куелуы турында җиткерелгән.

Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Игенчеләр сарае һәм Татарстан Дәүләт Советыннан да кешеләрне эвакуацияләделәр.

Социаль челтәрдән кулланучылар Казандагы 171, 179, 169, 161 һәм 55 нче номерлы мәктәпләрдән дә укучыларны эвакуацияләү турында җиткерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot