news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы: Агуланган укучыларның хәле канәгатьләнерлек

Балаларны күзәтү өчен хастаханәдә калдырганнар.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Табиблар агуланган балаларның хәлен канәгатьләнерлек дип билгели. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Бүген өч баланы Балалар республика клиник хастаханәсенә китергәннәр. Хәзер табиблар балаларның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли. Алар алга таба күзәтү һәм лаборатория тикшеренүләре үткәрү өчен хастаханәдә калдырылган», – диделәр Ведомство матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» агентлыгы үз чыганагына сылтама белән Казанның 60 нчы мәктәбендә укучы өч бала күсе агуы белән агуланган дип шик туганын, балалар хастаханәдә дәвалануын хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot