Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының 2016 ел йомгаклары игълан ителә
Палата утырышында республика Президентының катнашуы көтелә.
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). Бүген Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының 2016 ел йомгаклары игълан ителә. Палатаның конгресс-залында булачак утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә, диелә республика Хөкүмәтенең рәсми сайтында.
Көн тәртибенә, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының 2016 ел йомгакларыннан тыш, ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек мәсьәләсе дә чыгарылган. Шулай ук Татарстан һәм Россия Сәүдә-сәнәгать палаталарына яңа гына кергәннәргә әгъзалык билетлары тапшыру ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз