news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан сәүдә-сәнәгать палатасыннан «ТФБ Финанс» мәсьәләсе буенча 705 кеше ярдәм сораган

13 граждан өчен дәгъва гаризасы әзерләнгән.

(Казан, 10 март, «Татар-информ», Айрат Мөхөмәдьяров). Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасына «ТФБ Финанс» мәсьәләсе буенча ярдәм сорап 705 кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта республиканың юстиция министры Лариса Глухова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Шулай ук инициатив төркем тарафыннан, «ТФБ Финанс» клиентларының Татфондбанк кертемчеләре кебек үк иминиятләү түләвенә хокукларын тану максаты белән,13 дәгъва гаризасы төзелгән. Глухова белдергәнчә, гражданнарның бер өлеше судка дәгъва бирмәгән, алар охшаш эшләр буенча суд гамәлен көтә.

Министр сүзләре буенча, суд актлары әлеге дәгъва гаризалары буенча барлык «ТФБ Финанс» клиентлары өчен дә универсаль түгел, чөнки һәр эш үзенчәлекле һәм Россия Федерация законнары буенча аерым карауны таләп итә. Кабул ителгән карарлар охшаш эшләр өчен уңай булачак. Ләкин бер калыпка туры килмәгән очраклар да бар. Шуңа күрә канун нигезендә һәркемнең хокукын кире кайтару каралган, дип белдерде министр.

Шулай ук, алдан хәбәр иткәнчә, Татарстан прокуратурасы«ТФБ Финанс»ның эшкә сәләтсез клиентлар хокукын яклау буенча беренче 2 дәгъваны Вахитов районы судына җибәрде. Әлеге мәгълүматны бүген матбугат конференциясендә республика прокурорының урынбасары Марат Долгов раслады. Аның сүзләренчә, дәгъваларны карау 15 нче мартка билгеләнгән, әмма Татарстан прокуратурасы эшләрне карауны ябык режимда уздыруны сорый.

«Бу дәгъва гаризаларында һәм суд күзәтүендә, иң беренче, инвалидлар категориясенең хокукларын яклаячакбыз. Шуңа курә биредә банк сере күрсәтелгән мәгълүматлар булырга мөмкин. Аерым очракларны исәпкә алып, прокуратура закон рөхсәт иткәнчә эшләрне карауны ябык режимда уздыруны сорый»,- дип әйтте Долгов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100