Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе Биектау районындагы социаль объектларны карады
Биектау районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң берничә социаль объектны карады. Аны район башлыгы Равил Хисаметдинов озата йөрде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Рәисенә яңартылган иҗтимагый-административ үзәк бинасын күрсәттеләр. Беренче катта ЗАГС бүлеге, мәктәптән тыш «Тулпар» эш үзәге урнашкан. Икенче катта - Красносельск авыл җирлеге советы һәм Башкарма комитеты. Өченче катта Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия, опека һәм попечительлек секторы эшли, утырышлар залы төзекләндерелгән.
Аннары Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң Үзәк мәдәният йортын карады. Хәзер биредә 15 клуб берәмлеге эшли, күбесенчә яшьләр, аларда 200дән артык кеше катнаша. Балалар декоратив-гамәли һәм театр сәнгате, хореография, вокал белән шөгыльләнәләр, шулай ук спорт юнәлешләре дә бар.
Мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта җирле эшкуарлар продукциясе күргәзмәсе күрсәтелде.
Биредә Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм Биектау районы активы белән очрашты. Кырлардагы вазгыять турында фикер алыштылар.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов сүзләренә караганда, бүгенгә урып-җыю 50 процентка тәмамланган. Кырларда 43 комбайн эшли. Иртәгә сабан культураларына керешергә уйлыйлар. Актив рәвештә терлек азыгы әзерләү дәвам итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр иткәнчә, бүген Татарстанда барлык мәйданның 60 проценты суктырылган. 2,5 млн. тонна ашлык җыеп алынган, эшләрне төгәлләү өчен тагын 10 көн чамасы вакыт кирәк. Биектау районының төньякта урнашуын исәпкә алып, игенчелек мәсьәләләрендә үз үзенчәлекләре бар. Шуңа да карамастан, эшләр темпта бара. Министр агросәнәгать комплексы өлкәсендә дәүләт ярдәме чараларыннан активрак файдаланырга киңәш итте.
Рөстәм Миңнеханов хуҗалык итүнең барлык рәвешләренә ярдәм итәргә һәм терлекләрнең баш санын арттыру эшен көчәйтергә кирәклегенә игътибар итте. Ул шулай ук эш урыннары булдыру һәм яшьләрне районда калдыру өчен индустриаль мәйданчыклар ачарга тәкъдим итте. Ахырда республика Рәисе уртак эш өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанда барлык дәүләт программаларының сакланачагын хәбәр итте.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз