news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Россиянең пилотсыз авиацияне үстерү үзәкләренең берсе булачак

Татарстан Россиянең пилотсыз авиацияне үстерү үзәкләренең берсе булачак
Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

«Иннополис» махсус икътисади зонасы һәм Иннополис университеты «Пилотсыз авиация системалары» оешмасы белән килешү төзеде. Әлеге чара Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында узды.

«Иннополис Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән килешү төзегән беренче үзәк булды. Максаты —«Пилотсыз авиация системалары» милли проекты кысаларында хезмәттәшлекне тәэмин итү», - дип сөйләде Татарстан вице-премьеры Роман Шәйхетдинов.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары сүзләренчә, республика территориясендә пилотсыз аппаратлар белән шөгыльләнүче компанияләрнең сервисларын сынау өчен берничә сервис эшләтеп җибәреләчәк.

«Иннополис һәм Татарстанның максаты - республика территориясендә барлык инновацион идеяләрне сынауны оештыру», - дип өстәде Шәйхетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100