news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Россиянең иң югары тормыш сыйфаты булган төбәкләре бишлегенә керде

Татарстан Россиянең иң югары тормыш сыйфаты булган төбәкләре бишлегенә керде
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Татарстан Республикасы Стратегик инициативалар агентлыгы 2025 ел йомгаклары нигезендә төзегән иң югары тормыш сыйфаты булган лидер төбәкләр бишлегенә керде. Бу хакта Стратегик инициативалар агентлыгының күзәтчелек советы утырышында агентлыкның генераль директоры Светлана Чупшева сөйләде.

«Быел иң югары тормыш сыйфаты булган төбәкләр рейтингы лидерлары бишлегенә Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән өлкәсе, Татарстан Республикасы, Сахалин өлкәсе керде», – диде докладчы (ТАСС цитатасы).

Чупшева аңлатканча, рейтингны төзегәндә статистик күрсәткечләрне бәяләүдән тыш, якынча 345 мең кеше арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә исәпкә алынган. Аерым сораштырулар яшьләр, күп балалы гаиләләр, инвалидлар арасында үткәрелгән. Бу ярдәм чараларының санын һәм нәтиҗәлелеген бәяләү өчен эшләнелде, дип өстәде ул.

Рейтингны Стратегик инициативалар агентлыгы 2021 елдан башлап формалаштыра. Бу юлы ул яңартылган, Россия үсешенең илкүләм максатлары белән синхронлаштырылган методология ярдәмендә төзелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot